Бер атна эчендә 74 кеше агуланган
23-29 март көннәрендә Татарстанда кискен агулану белән 74 кеше хастаханәгә озатылган. Алар арасында 11 бала (14,8 процент), һәм 6 яшүсмер агуланган (8,1 процент). Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.